Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кытай эшмәкәрләре Азнакай белән кызыксына
Районга эшлекле сәфәр белән Кытай эшмәкәрләре килгән.
(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Бүген Азнакайга эшлекле визит белән Кытай эшмәкәрләре килде. Алар шәһәребездәге сәнәгать мәйданчыклары белән таныштылар. Ниятләре – биредә калай буяу һәм калай черепица белән сайдинг җитештерүне җайга салу, дип хәбәр итә районның "Маяк" газетасы.
Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кабул итте. Кытайлылар безнең шартларны, шәһәрне, халыкның ачык йөзле булуын охшаттылар.
Производство бинасы мәйданына карата аларның үз тәлапләре бар. Калай буяу цехы ачып булмаган очракта да (аңа кимендә 9 метр биеклектәге бина кирәк), черепица белән сайдинг җитештерүне күздә тотачакларын белдерделәр. Ике як арасында килешү төзелсә, киләсе җәйгә Азнакайда яңа эш урыннары булачак.
– Без һәрчак районга инвестицияләр җәлеп итәргә тырышабыз. Үз эшен ачарга теләүчеләргә хакимият ярдәм кулы сузарга әзер, – диде Айдар Шәмсетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз