news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай белән Татарстан арасында икътисади һәм сәяси элемтәләр ныгыды - Илдар Халиков

Татарстан Премьер-министры Кытайның Казанда Генераль консуллыгын ачу тәкъдимен хуплады.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстан Хөкүмәте йортында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифасын башкаручы Чэн Вэй әфәнде белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илдар Халиков белдергәнчә, Татарстан җитәкчелеге Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгын ачу турындагы карарын хуплый. Аның фикеренчә, бу Кытайның Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирүен дәлилли. ТР Премьер-министры шулай ук соңгы елларда Кытай белән Татарстан арасында икътисади һәм сәяси элемтәләрнең шактый ныгуын да билгеләп үтте. Әйтик, Чаллыда көнкүреш техникасы җитештерә торган "Хайер" заводы, Менделеевскида карбамид һәм аммиак җитештерүче "Аммоний заводы юнәлешендә уртак проектлар тормышка ашырыла. Киләчәктә "Мәскәү-Казан" югары тизлекле магистраль төзелешендә, авыл хуҗалыгы тармагында да хезмәттәшлек итү ниятләнелә. 10 ноябрьдә Татарстан делегациясенең Кытайга эшлекле сәфәре планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100