news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытай 2000 елдан артык гамәлдә булган тоз турындагы законны кире каккан

Хәзер Кытайда тоз җитештерү белән шөгыльләнә торган 300 гә якын предприятие һәм 4 меңнән артык тоз дистрибуторы бар.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Кытай хакимияте безнең эрага кадәр VII гасыр гамәлдә булган тоз бәясенә дәүләт контроленнән баш тартырга булган. "Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советының проектын тормышка ашыру өчен бүген Үсеш һәм реформалар комитеты 2017 елның 1 гыйнварыннан тозга завод бәясен, күпләп һәм ваклап сату бәясен куюны ирекле итәргә карар итте", - диелгән Кытайның Үсеш һәм реформалар буенча Дәүләт комитеты хәбәрендә. Бу хакта «Коммерсантъ» яза.

Элегрәк Кытай Дәүләт Советы апрельдә "Илнең тоз тармагы структура реформасы проекты"н бастырган иде, анда тармакны реформалау ихтыяҗы, тармактагы монополия системасын камилләштерү, тоз җитештерүчеләргә базарга мөстәкыйль чыгу мөмкинлеге бирү, күпләп сату критерийләрен урнаштыру турында әйтелгән. Комитет мәгълүматлары буенча, хәзер Кытайда тоз җитештерү белән шөгыльләнә торган 300 гә якын предприятие һәм 4 меңнән артык тоз дистрибуторы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot