Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кытайның Россиядәге илчесе Казанда Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәген ачты
Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй беренче тапкыр Казанга «РОСТКИ» форумына килде һәм Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәген ачуда катнашты.
«Бүгенге көндә Кытай инвестицияләренә ярдәм үзәген ачу Кытай һәм Россия хезмәттәшлеген тирәнәйтүдә мөһим этап булып тора», - диде КХРның Россиядәге илчесе.
Үзәкне ачу турында элегрәк ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләгән иде.
«Беренче вакытта ул Казанда «Корстон» бизнес-үзәгендә булыр дип уйлыйбыз. Башта анда өч кеше эшләячәк – барысы да Кытай кешеләре. Алар рус һәм кытай телләрен беләләр. Кытайдан инвестицияләр күбрәк булган саен, хезмәткәрләр дә күбрәк булачак. Әгәр ниндидер мизгелдә аерым бинага барып җитсә, мин шат булачакмын», - диде Талия Миңнуллина.
Үзәк шулай ук Мәскәүдә эшләүче Россиядәге Кытай эшмәкәрләре берлегенең филиалы булачак. Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәге консалтинг хезмәтләрен күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз