Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кытайның Россиядәге илчесе Чжан Ханьхуэй Казанда «РОСТКИ» форумында булачак
16-19 август көннәрендә Казанда узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумының бер сессиясендә Кытайның Россиядәге илчесе Чжан Ханьхуэй булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь хәбәр иткән.
«Быел форумның бер сессиясендә Кытайның Россиядәге илчесе Чжан Ханьхуэй булачак. Аның ярдәме һәм шәхсән катнашуы Россия һәм Кытай эшлекле даирәләре диалогында зур роль уйный», - дип сөйләде ул.
Ул быел форум катнашучылар саны ягыннан да, имзаланган килешүләр ягыннан да тагын да масштаблырак булыр, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз