news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытайда тайфун вакытында Россия туристларының тормышларына куркыныч янамый

Кытайда тайфун вакытында Россия туристларының тормышларына куркыныч янамый

Хәзерге вакытта Кытайда булган Россия туристларының тормышларына куркыныч янамый. Бу хакта Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) хәбәр итте, «Бави» тайфуны белән вәзгыятьне шәрехләп, «ТАСС» хәбәр итә.

Ассоциациядә билгеләп үткәнчә, Кытайның материк өлешендә Россия туристларының тормыш һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый, алар ял итүләрен дәвам итә. Туроператорлар экскурсия программаларына оператив төзәтмәләр кертәләр: мәсәлән, Ханчжоудагы төркемнәр, һава торышы начар булу сәбәпле, вакытлыча кунакханәләрдә кала, ә гамәлдән чыгарылган экскурсияләр өчен акчаларны аларга кайтарачаклар.

Шанхай аша башка илләргә баручы транзит пассажирларны Пекиннан очып китү белән альтернатив рейсларга күчереп утырталар. Шул ук вакытта туроператорлар авиарейсларны гамәлдән чыгару турында хәбәр итми.

Хайнань утравында вәзгыять тотрыклы кала бирә. АТОР мәгълүматлары буенча, анда яхшы һава торышы саклана: көчле җил юк, туристлар пляжларда ял итә, ә экскурсияләр гадәти режимда уза.

Ассоциациядә «Бави» тайфуны якынлашу сәбәпле, Кытайда максималь куркыныч дәрәҗәсе игълан ителүен искә төшерделәр. Стихиянең иң көчле йогынтысы 14-15 июльдә илнең көнчыгыш провинцияләрендә һәм Шанхайда көтелә. Бу районнарда инде авиарейсларның бер өлешен гамәлдән чыгара, поездлар хәрәкәтен чикли һәм туристлык маршрутларын үзгәртә башладылар.

Синоптиклар фаразлавынча, 16 июльдә җил көчсезләнә башлаячак, ә 17 июльгә Кытайның материк өлешендә вәзгыять тулысынча җайга салынырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot