news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытай Халык Республикасы илчесе: Си Цзиньпин Казандагы БРИКС саммитына килә

Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин көзен Казанда узачак БРИКС саммитына килә. Кытайның Мәскәүдәге илчесе Чжан Ханьхуэй шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин Кытай Халык Республикасы рәисен БРИКС саммитында көтүе турында әйткән һәм Кытай Дәүләт Советы Премьеры Ли Цянның шул сүзләрне Си Цзиньпинга тапшыруын сораган иде.

Уналтынчы БРИКС саммиты ТР башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot