news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай хакимияте бер ай эчендә коронавирустан 60 мең кешенең үлүен хәбәр итте

8 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр Кытай медицина учреждениеләре коронавирустан 59,9 мең үлем очрагын теркәгән.

Кытай Халык Республикасының Гигиена һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча дәүләт комитетының Сәламәтлек саклау белән идарә итү департаменты җитәкчесе Цзяо Яхуэй шул турыда белдерде. Ул бу үлемнәрнең барысы да яңа типтагы ковид белән бәйле булуын ассызыклады, дип хәбәр итә ТАСС.

Җитәкчесе сүзләренчә, 5,5 меңнән артык кеше, коронавирус аркасында сулыш юлларына зыян килү сәбәпле үлгән. Тагын 54 мең 435 кеше ковидның башка авырулар белән кушылуы йогынтысыннан вафат булган. Алар арасында йөрәк-кан тамырлары, онкология, цереброваскуляр авырулар, сулыш системасы авырулары, метаболик авырулар, бөер начар эшләү кебек һәм башка чирләр бар.

Үлүчеләр уртача 80,3 яшьтә, аларның якынча 90 проценты 65 яшьтән өлкәнрәк.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Кытайда ковидка каршы чикләүләр гамәлдән чыгарылганнан соң бер ай эчендә илнең 20 әйдәп баручы галименең үлүе билгеле булган иде. Кытайда коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чаралары, алар әлегә кадәр дөньяда иң катгый булган чаралар иде, декабрь башыннан әкренләп йомшарды.Анда чит илләрдән килгән кешеләргә мәҗбүри ПЦР-тест үткәрү һәм изоляция 8 гыйнвардан гамәлдән чыгарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100