news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытай вирусологлары ярканатларда яңа коронавирус тапкан

Кытай вирусологлары япон ярканаты – Гонконгтагы шома борынлы ярканатлар төрендә яңа коронавирус тапкан. Белгечләр вируска HKU5-CoV-2 дигән атама биргән. Яңа вирус кешеләргә ACE2 аксымнары аша йога ала.

Биология фәннәре докторы, профессор-вирусолог, Фундаменталь һәм трансляцион медицина федераль тикшеренү үзәгенең Вирусология институты директоры Александр Шестопалов «Радио 1» белән әңгәмәдә тикшеренү буенча төгәл мәгълүматлар һәм бастырылган фәнни мәкаләләр әлегә юк, дип сөйләде.

Аның сүзләренчә, ярканатлар вирусны кешегә тешләү аша яки ябык киңлектә борын, үпкә, авыз куышлыгы аша йоктыра ала.

«Ярканатларны кайбер илләрдә ашыйлар. Аны кыздырып бетермәскә мөмкиннәр. Шундый сәбәп булырга мөмкин», - дип өстәде галим.

news_right_1
news_right_2
news_bot