news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай үз гражданнарына Украинадан китәргә кушты

Кытай Тышкы эшләр министрлыгы ил гражданнарын Украина территориясеннән китәргә чакырды. Бу турыда Кытайның Глобаль Таймс дәүләт басмасы Твиттерда хәбәр итте. РИА Новости шул турыда яза.

Украинадагы Кытай Халык Республикасы гражданнарын «саклык чараларын көчәйтергә һәм эвакуацияләнергә» чакыралар, илчелек илдән китәргә ярдәм күрсәтергә әзер, диелә хәбәрдә.

Атна башында Кытай Халык Республикасы вәкиллеге үз гражданнарын Украина территориясендә бик кирәкле очракта гына калырга һәм куркыныч янамаганда вакытында китәргә өндәде. Шул ук вакытта АКШ илчелеге дә гражданнарына Украинадан китәргә кушты.

Дүшәмбе көнне Владимир Путин Иминлек советы әгъзалары белән узган оператив киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, Украина инфраструктурасы объектлары югары төгәллекле корал белән массакүләм утка тотылды. Кырым күперендә булган гадәттән тыш хәлне Путин гражданнар инфраструктурасын җимерүгә юнәлдерелгән теракт дип атады. Аның сүзләренчә, Киев үзен иң ямьсез террорчылык группировкалары белән бер дәрәҗәгә куйган һәм Киев режимының җинаятен җавапсыз калдыру мөмкин түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100