news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытай Рәисе Си Цзиньпин Казанга килде

Кытай Рәисе Си Цзиньпин Казанга килде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Кытай Рәисе Си Цзиньпин БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде.

Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды. Башка кунакларга кебек үк, Кытай лидерына чәк-чәк һәм ипи белән тоздан авыз итәргә тәкъдим иттеләр.

Кичә Россия лидеры ярдәмчесе Юрий Ушаков журналистларга Россия Президенты Владимир Путинның БРИКС саммитындагы программасы турында сөйләде. Бүгенгә Путинның Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән җентекле сөйләшүе планлаштырылган.

Элегрәк Кытай Халык Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Линь Цзянь хәбәр иткәнчә, Россия Президенты белән Кытай Рәисе Казандагы очрашу барышында халыкара һәм төбәк проблемалары буенча фикер алышачак.

Бүген иртән Казанга Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Эфиопия Премьер-министры Абий Әхмәт, Көньяк Африка Республикасы Президенты Матамела Сирил Рамафоса килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot