Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кытай компаниясе Татарстанда 70 млн долларга керамика җитештерү заводы төзиячәк
Hangzhou Nabel Holding Group Co. Ltd. Кытай компаниясе вәкилләре Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында республика территориясендә югары сыйфатлы керамика җитештерү заводы төзелеше проектын тәкъдим итте. Бу хакта «РОСТКИ: Россия-Кытай» халыкара форумы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект гамәлгә ашырылган очракта инвестицияләрнең гомуми күләме 70 млн доллар тәшкил итәчәк. Завод керамик плитка һәм йорт өчен индивидуаль керамик эшләнмәләр җитештерәчәк. Нәтиҗәдә 800дән 1000гә кадәр яңа эш урыны булдырылачак, дип көтелә.
Очрашудан соң анда катнашучылар предприятиене урнаштыру өчен потенциаль мәйданчыкны сайлау өчен Татарстанның җитештерү паркларында һәм махсус икътисади зоналарында булды.
Элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайны республиканың бик мөһим стратегик партнеры дип атады.
Видео: t.me/chinarussiaforum.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз