Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кытай инвесторы Иннополиста керамик плитә заводына 1,5 млрд сум кертәчәк
Кытай компаниясе Иннополиста керамик плитә заводы ачарга әзер. Бу хакта журналистларга Казанда уза торган «РОСТКИ» форумында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
«Инвесторлар керамик плитә заводын ачарга планлаштыра. Алар өчен Казанга якын урын сайлау һәм федераль салым ташламалары булу мөһим иде. Без берничә төрле мәйданчык тәкъдим иттек. Казанга иң якыны, шулай ук федераль салым ташламалары да Иннополиста бар», - диде Миңнуллина.
Инвестор ВЕЗУМА фәнни-җитештерү үзәге, аның вәкиле бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында түгәрәк өстәлдә чыгыш ясады. Чэнь Цзиньсинь хәбәр иткәнчә, сентябрь азагында Татарстанда беренче проектны – «Алабуга» махсус икътисади зонасында автокомпонентлар заводын ачу планлаштырыла. Керамик плитә заводы компаниянең республикадагы икенче проекты булачак.
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы Казанда 18 һәм 19 августта уза. Чарага 32 илдән, Россиянең 59 төбәгеннән һәм Кытай Халык Республикасының 24 территориаль административ бүлекчәсеннән катнашучылар теркәлгән. Форумда барлыгы якынча 10 мең кеше катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз