news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай илчесе: Украина низагының барлык яклары да Кытайны арадашчы дип таный

Кытай Украина низагының барлык яклары, шул исәптән Мәскәү һәм Киев белән тыгыз элемтәдә тора. Аның арадашлык өлкәсендә куйган көчен, шулай ук объектив һәм гадел позициясен халыкара бергәлек югары бәяли. Кытай Халык Республикасының Мәскәүдәге илчесе Чжан Ханьхуэй РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин Украина кризисын җайга салу буенча «дүрт принцип», «дүрт уртак сыйфат» һәм «уйлану өчен өч темага» нигезләнгән үз планын тәкъдим иткән иде. Әлеге планга таяну Пекинга низагның барлык яклары белән тыгыз элемтәдә булырга мөмкинлек бирде.

«Барлык яклар Кытайның куйган көчен һәм аның арадашлыктагы гадел позициясен югары бәяли, - дип белдерде Чжан Ханьхуэй. – Алар Кытай тагын да конструктиврак роль уйнар дип көтә һәм бертавыштан Кытайның БМО Иминлек Советының даими әгъзасы буларак Россия, Украина һәм башка яклар белән арадашлык итәргә сәләтле икәнен таный».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100