news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай һәм Һиндстан кулинарлары Әхмәтҗанов исемендәге аш-су осталары турнирында катнаша

Кытай һәм Һиндстан кулинарлары Әхмәтҗанов исемендәге аш-су осталары турнирында катнаша
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кытай һәм Һиндстан вәкилләре Ислам дөньясы илләре арасында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Яшь аш-су осталары турнирында катнаша ала. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Михаил Шәрипов хәбәр итте.

«Без Кытай һәм Һиндстан белән сөйләшүләр алып барабыз. Яңа катнашучылар арасында Төркия расланды инде. Шулай ук Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә катнашырга тора. Шул ук вакытта Кытайда без мөселман провинциясеннән аш-су осталарын чакырабыз, һәм Һиндстаннан шефлар да булачак. Без конкурс кысаларын киңәйтергә мөмкин икәнен аңладык», - дип уртаклашты агентлык әңгәмәдәше.

Исегезгә төшерәбез, узган ел KazanForum да Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Яшь аш-су осталары турниры узды, анда дөньяның 13 иленнән 100дән артык белгеч катнашты, Марокко аш-су остасы Оадиду Редуан җиңүче булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100