news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кышның соңгы көнендә Татарстанда кабат буран һәм бозлавык булачак

Иртәгә, 28 февральдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак. Салкын фронт узганнан соң, республика циклонның тыл өлешендә булачак һәм температура фоны төшәчәк, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Көн болытлы һәм урыны белән аязучан болытлы булып калачак. Татарстанда, Казанны да кертеп, бераз кар явачак (көндез кайбер урыннарда). Моннан тыш, көннең якты вакытында урыны белән буран булырга мөмкин.

Көндезге сәгатьләрдә көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга (ТР башкаласында — 15-18 м/с) кадәр көчәячәк. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, юлларда көчле бозлавык булачак.

Төнлә республика буенча һава температурасы -4..-9 градус (Казанда -5..-7 градус) тәшкил итәчәк. Көндез һава -2..-7 градуска кадәр җылына (башкалада -3..-5 градус).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100