news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист кышкылыкка япкан банкаларны дөрес сакламаган очракта штраф янавын кисәтте

Кышкылыкка банкага ябылган яшелчә һәм җиләк-җимешләрне күп фатирлы йортта дөрес сакламаучыларны штрафка тартырга мөмкиннәр. Юрист Елена Кудерко бу турыда «Прайм» агентлыгына аңлаткан. РИА Новости шул турыда яза.

Шәхси йортта идән астында саклап булса да, күп катлы йортларның подвалында банкаларны саклау еш кына закон бозу санала, дип аңлата белгеч.

«Милекчеләрнең әйберләрне складтагы кебек саклавы янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу дип бәяләнә, моның өчен ике мең сумнан алып өч мең сумга кадәр административ штраф салына», — дип сөйли Кудерко.

Күп катлы йортның подвалы шәхси әйберләрне саклау өчен каралмаган, техник паспорт яки проект белән рөхсәт ителмәгән булса, биредә банкаларны тоту ярамый, дип белдергән юрист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100