Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кышкы тәнәфестән соң «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы ачылды
Бүген, 25 мартта, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы яңадан эшли башлады. Ул 9 гыйнвардан бирле эшләүдән туктаган иде. Бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итә.
«<…> ремонт эшләрен башкару сәбәпле, вакытлыча төп ишекнең сул ягыннан керергә кирәк <…>», - дип кисәтәләр дирекциядә.
Иртәнге сәгать 10нан кичке 8гә кадәр 32 метр биеклектән Татарстан башкаласы манзарасын күреп булачак. Узган елда күзәтү мәйданчыгында Казанда яшәүче 280 меңнән артык кеше һәм шәһәр кунаклары булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз