news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кышкы тәгәрмәчтә йөргән өчен 1 июньнән штрафка тартачаклар

1 июньнән Россиядә шиплы кышкы көпчәк куелган машинада йөрү тыела. Әгәр ЮХИДИ хезмәткәрләре сезнең автомобильдә мондый кагыйдә бозуны ачыкласа, машина йөртүчегә кисәтү белдерелә яки аны 500 сум күләмендә штраф көтә.

Мондый тыю 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Шул ук вакытта, машина йөртүчеләрнең җәй көне шипсыз тәгәрмәч куелган машинаны кулланырга хакы бар.

Элегрәк автоэксперт Петр Баканов асфальттан кышкы көпчәктә йөргәндә машинаның тормоз юлы арта һәм идарә итү начарая дип кисәткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot