news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кышкы «Күрше фест» фестиваленә 250дән артык гариза кабул ителгән

Кышкы «Күрше фест» фестиваленә 250дән артык гариза кабул ителгән
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Казанның Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркында «Күрше фест» фестиваленең кышкы сезонының беренче сынау чарасы узды. Бу сезонда фестивальдә муниципаль учреждениеләр дә катнаша. Финанс ярдәме ике тапкырга – 40 миллион сумга кадәр арттырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалар программалары кураторы Данил Данилов сөйләде.

«Конкурс бюджеты ике тапкырга арттырылды. Җәен 20 миллион сум булса, хәзер 40 миллион сум. Бу сезонда муниципаль учреждениеләр дә катнаша ала. Чараларны өч календарь чорда үткәрергә кирәк булачак», - дип аңлатты Данилов.

Бүгенге көндә конкурска Татарстанның төрле районнарыннан 250дән артык гариза кабул ителгән. Кышкы сезонда чана фестивальләре, ишегалды квестлары оештыру планлаштырыла.

«Бу сезонда конкурска үзмәшгуль кешеләргә караганда күбрәк юридик затлар гариза җибәрә. Шулай ук хәзер яңа шарт кертелде – вакыйгалар масштаблырак булсын өчен партнерлар җәлеп итәргә кирәк», - дип ассызыклады Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалар программалары кураторы.

«Күрше фест» кышкы бәйгесендә катнашу өчен гаризаны 28 ноябрьгә кадәр җибәрергә була. Фестивальнең кышкы сезоны 2026 елның 28 февралендә тәмамланачак.

«Күрше фест» республика конкурсының узган сезоны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелде һәм «Татарстанда җәй»программасының бер өлеше булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot