news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыска ялганыш аркасында Әлмәттә "Арзу" кафесын эвакуацияләгәннәр

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Кыска гына ялганыш Әлмәттә "Арзу" кафесын эвакуацияләүгә сәбәп була. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Бүген 19.17 сәгатьтә 112 бердәм номерына "Арзу" кафесында төтен булуы турында хәбәр килде", – дип аңлаттылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Гадәттән тыш хәл булган урынга 9 нчы ПСЧ янгын сүндерүчеләре килде. Анда бинаның мансард катында көчле төтен булуын, ләкин ачык ут булмавын ачыкладылар. Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк кафеның биш хезмәткәре үзләре урамга чыкты.

Бинаны тикшереп, янгын сүндерүчеләр кыска ялганыш килеп чыгуын ачыклый. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot