news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыска ялганыш аркасында Казанда «Мега» сәүдә үзәгеннән 1200 кеше эвакуацияләнде

Балалар мәйданчыгында яктырткыч плафонында кыска ялганыш булган.

Кыска ялганыш аркасында Казанда «Мега» сәүдә үзәгеннән 1200 кеше эвакуацияләнде
Соцсети

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). «Мега» сәүдә үзәгеннән кыска ялганыш аркасында Казанда 1200 кеше эвакуацияләнде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 11.00 сәгатьтә гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Җиңү проспектындагы сәүдә комплексында авария янгын сигнализациясе, шулай ук эвакуация белән идарә итү системасы эшләве турында хәбәр килде. Шунда ук Казан гарнизоны янгын сүндерүчеләре килеп җитте.

Сәүдә үзәге администрациясе 1200 кешене эвакуацияләде.

Бинада Yu Kids Island балалар мәйданчыгында яктырткыч плафонында кыска ялганыш булган, янгын чыкмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100