news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр Әлкидә яшәүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде

Кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр Әлкидә яшәүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районы башлыгы Александр Никошин махсус хәрби операция катнашып кыска вакытлы ялга кайткан егетләр белән очрашты. Очрашуда Базарлы Матактан абыйлы-энеле Әмир һәм Радик Нотфуллиннар катнашты. Алар район җитәкчеләренә, барлык әлкилеләргә гуманитар ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

«Сез мобилизацияләнүчеләрнең әти-әниләренә, гаиләләренә дә ярдәмнәр күрсәтеп торасыз. Безгә фронтка бу турыдагы шатлыклы хәбәрләр дә килеп тора», – ди Әмир.

«Без үз мөмкинлегебездән чыгып мобилизацияләнгән һәм контракт буенча хезмәт итүчеләрнең гаиләләренә игътибар күрсәтеп, ярдәм итәргә тырышабыз. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә, Донбасс. Лисичанск халкына гуманитар йөк озатабыз. Тиздән мәктәп балалары өчен сумкалар, сабыйлар өчен уенчыклар, кием-салым һәм күп итеп эчә торган су төяп янә Донбасс, Лисичанск шәһәрләренә юл тотачакбыз», – диде Александр Никошин.

Борискино авылыннан Виктор Родионов һәм Иске Тахталыдан Дмитрий Волков әйтүенә караганда, аларга бирелә торган кием-салым тиз яраксызга әйләнә. Кайвакыт хәрбиләр киемне үз акчаларына сатып алалар икән. Александр Никошин махсус хәрби операциядә катнашучы район оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдиновка очрашуда катнашкан һәр егеткә хәрби кием өләшергә күрсәтмә бирде. Соңрак хәрбиләргә ул киемнәрне яраклы үлчәмнәре белән тапшырды.

Хәрбиләр үзләренең хезмәтләре турында бик аз сөйләде. Аңлавыбызча, алар икенче линиядә бурычларын үти. «Ялларга чират буенча кайтабыз», – диләр.

Очрашуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова егетләргә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. «Сез – безнең геройларыбыз, әлкилеләр сезнең белән горурлана!», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100