news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кышын юлларны карап тоту белән шөгыльләнгән оешмаларның әзерлек дәрәҗәсе игълан ителде

ТР Министрлар Кабинетында шушы мәсьәлә буенча утырыш үткәрелде

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында муниципаль районнар белән видеоэлемтә режимында барган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республиканың Хөкүмәт комиссиясе утырышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов республикада урам-юл челтәрләрен карап тоту белән шөгыльләнгән оешмаларның әзерлек дәрәҗәсен игълан итте.

 Октябрь ае мәгълүматлары буенча, «Татавтодор» ААҖнең кышка әзерлеге 96 процент тәшкил иткән, «Татнефтедор» ҖЧҖнең – 91, торак хуҗалык предприятиеләренең – 69; башка подрядчылардан «Алексеевскдор» 100 процентка әзер, «Брус» - 90, «Трест Камдорстрой» - 93, «АМЛ» ААҖ – 87, «Юлчы» ҖЧҖ (Мамадыш) – 71 һәм «Юлчы» ҖЧҖ (Башкортстан) – 63 процентка.

 «Сайлап алынган подрядчыларны һәм бозлавыкка каршы материалларны вакытында әзерләп бетерә алуны исәпкә алсак, республика буенча кышка гомуми әзерлек канәгатьләнерлек дияргә була», - дип сүзен йомгаклады ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, югарыда телгә алынган комиссиянең рәисе Шамил Гафаров җитәкчелегендәге утырышта республиканың баш автоинспекторы Р.Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100