news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кышын янә Казан-Прага туры авиарейслары ачылачак

Ике якка билет бәясе 13 мең 812 сумнан башлана.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Czech Airlines авиакомпаниясе 2016-2017 еллар кышкы сезонында Казан белән Прага арасында туры авиаочышларны дәвам итәчәк, дип хәбәр итә "Казан" Халыкара аэропорты матбугат хезмәте.

Рейслар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе Казаннан 04.35 сәгатькә билгеләнгән, самолет 6.15 сәгатьтә Прагада булачак. Прагадан борт чәршәмбе һәм якшәмбе 22.05 сәгатьтә кузгалачак һәм 3.40 сәгатьтә Казанда булачак.

Кышкы расписание 2016 елның 30 октябреннән 2017 елның 25 мартына кадәр гамәлдә булачак.

Ике якка билет бәясе 13 мең 812 сумнан башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot