news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кышын Казан урамнарыннан 650 мең тонна кар чыгарылган

Урам-юл челтәрен кышкы чорда чиста тоту өчен 560 берәмлек техника җәлеп ителгән.

(Казан, 27 март, "Татар-информ", Рөстәм Кильсинбаев). Узган кышкы чорда Казан урамнарыннан 650 мең тонна кар чыгарылган. Бу якынча 130 мең үзбушаткыч (самосвал) дигән сүз. Бу хакта бүген Казан башкарма комитеты утырышында шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, карның яртысы кар эретү пунктларында утильләштерелгән. Тагын 50 проценты вакытлыча ташлау җире булган 13 урынга чыгарылган.

"Юллардагы бозлавыкка каршы барлыгы 100 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 9,5 мең тонна реагент әзерләнгән. Бүгенге көндә шуларның 90 мең тоннасы тотылган, шул исәптән, 9,5 мең тонна каты реагент. Алар ярдәмендә транспорт иң күп йөргән төп магистраль юллар эшкәртелгән ", — дип хәбәр итте Куляжев.

"Безнең максат кемнедер куркыту түгел, безнең хыял – урамнарда кар яткырмау", - дип билгеләп үтте Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100