news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кышын балык тотарга яратучыларны сулыклардагы куркыныч участоклар хакында кисәтәләр

Республиканың кайбер су объектларында урыны белән күпсанлы җылу һәм ярыклар барлыкка килгән.

Кышын балык тотарга яратучыларны сулыклардагы куркыныч участоклар хакында кисәтәләр
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). ТР Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясендә билгеләп үтүләренчә, республиканың кайбер су объектларында урыны белән күпсанлы җылу һәм ярыклар барлыкка килгән.

«Безнең бурыч - әлеге куркыныч урыннарны ачыклау һәм бу хакта алдан кисәтү. Калынлыгы җиде сантиметрдан кимрәк булган очракта, бозга керү закон нигезендә тыела. Административ комиссияләр әлеге кагыйдәне бозучыларга карата беркетмәләр төзү хокукына ия. Штрафның күләме 1,5 мең сумнан башлана», - диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең бүлек башлыгы Юрий Венедиктов.

Ул билгеләп үткәнчә, кышын балык тотарга яратучылар өчен куркыныч участоклар күрсәтелгән карта төзелгән һәм республика сулыкларындагы бозның калынлыгына кагылышлы мәгълүматлар яңартылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, кышын ялгызың гына балыкка бару да, караңгыда боз өстендә калу да куркыныч. Балыкчыларга һава торышындагы үзгәрешләргә игътибар итәргә, үзең белән йөк тагылган һәм элмәкле озын бау, шулай ук пычак яки башка төрле үткен әйбер алырга киңәш итәләр. Боз астына төшеп киткән очракта, аларның ярдәме һичшиксез тиячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100