Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кышны озату бәйрәме Казанда 11 мәйданчыкта оештырыла
Бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша белән карачкы яндыру, концерт, балалар һәм өлкәннәр өчен уен тамашалары, такмаклар конкурсы, призлар булачак.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). 25 февральдә Казанда «Әкият» курчак театры каршындагы Боз шәһәрчегендә славян мәдәниятенең «Май чабу-2017» бәйрәме узачак.
Кышны озату бәйрәм программасында театральләштерелгән тамаша белән карачкы яндыру, концерт, балалар һәм өлкәннәр өчен уен тамашалары, такмаклар конкурсы, призлар, шулай ук халык һөнәрчелеге ярминкәсе булачак. Кунаклар өчен үзеңне һәм якыннарыңны саклаучы курчаклар ясау осталык мәктәбе дә эшләячәк.
Бәйрәм 11 мәйданчыкта оештырылачак. Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин халкы кышны «Крылья Советов» паркында 25 февральдә 12.00 сәгатьтә, Кадыш бистәсендә яшәүчеләр – 26 февральдә 11.00 сәгатьтә һәм Борисоглебск бистәсендә яшәүчеләр 26 февральдә 14.30 сәгатьтә озатачаклар.
Вахитов һәм Идел буе районнары халкы 25 февральдә 13.00 сәгатьтә “Тынычлык”-«Мирный» мәдәният йорты янында, шулай ук 26 февральдә 11.00 сәгатьтә Сыртланова паркында һәм 12.00 сәгатьтә Казан зооботаник бакчасында бәйрәм итә.
Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрне “Яшьлек”- «Юность» мәдәният йорты 25 февральдә 15.00 сәгатьтә, Аккош күле мәйданында – 26 февральдә 10.00 сәгатьтә, шулай ук 11.00 сәгатьтә Юдино бистәсендә көтәләр.
Совет районы халкы өчен кышны озату бәйрәме 25 февральдә Вознесенское һәм Нагорный бистәләрендә 12.00 сәгатьтә булачак.
Бәйрәмне Татарстанның Рус милли-мәдәни оешмасы, Казан мэриясе, Халыклар дуслыгы йорты республиканың мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз