news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Кышны каршылау" бәйрәмендә пылау әзерләү буенча мастер-класслар узачак

«Аграрийларда кунакта» мәдәни-күңел ачу чаралары циклы дәвам итә.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). «Аграрийларда кунакта» мәдәни-күңел ачу чаралары циклын «Кышны каршылау» бәйрәме дәвам итә. Чара шимбә көнне, 26 ноябрьдә, Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта булачак. Бәйрәмне «Республика агросәнәгать инвестицияләр һәм новацияләр  үзәге» ДУП оештыра. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кышны каршылау» бәйрәме кунаклары, балалар һәм олылар өчен уздырыла торган мавыктыргыч конкурсларда катнашып, кыйммәтле призлар ота алалар. Казанның иң оста пешекчеләре пылауның төрле төрләрен әзерләү буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр, кунаклар, алардан авыз итеп, җиңүчене билгели алалар. Чарада катнашучылар шулай ук милли костюмлы тамашалар күрә, төрле тәмле ризыклар һәм эчемлекләр белән сыйлана алалар.

Моннан тыш, республика иҗат коллективлары катнашында концерт-музыкаль программа оештырыла. Бәйрәм чарасы 11:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot