news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Кышкы” вакытка күчкәндә, юлда булган поездлар аерым график буенча җибәреләчәк

Поездларны рейска әзерләүче хезмәт вәкилләре һәм товар станцияләре дә аерым режимга күчә

 (Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). 26 октябрьдә төнге 2 дә “кышкы” вакытка күчү сәбәпле, сәгать телләре бер сәгатькә артка күчерелә.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу вакытта юлда булган поездлар аерым график буенча җибәреләчәк һәм барлык тукталышлар да тиешенчә булачак.
Шулай ук, барлык вокзалларда һәм билет кассаларында поездларның ничек йөрүе хакында пассажирларга хәбәр ителәчәк. Аларга сәгать телләре күчүен дә исләренә төшереп торачаклар.
Млоннан тыш, тимер юл транспортының төгәл йөрүен тәэмин итү максатыннан, поездларны рейска әзерләүче хезмәт вәкилләре һәм товар станцияләре дә аерым режимга күчә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100