news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кышкы тәгәрмәчләрдә йөргән автомобиль тәрәзәсенә "шип"лар билгесен кую таләбе бетерелде

РФ Эчке эшләр министрлыгы әлеге билгене урнаштыруның ихтыяҗы юк дип белдерде.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев гамәлдәге Юлда йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү турындагы хөкүмәт карарын имзалады. Аның буенча, автомобиль тәрәзәсенә "Шип"лар билгесен ябыштырырга кирәкмәячәк. Бу турыда “Российская газета” яза.

Тәгәрмәчләрдәге шиплар кышкы тайгак юлда туктарга ярдәм итә, чынлыкта тәрәзәгә "Шип" билгесен ябыштырудан бернинди дә файда юк, ди белгечләр. Моңа кадәр шиплы резинада йөрүче автомобильчеләргә, арткы тәрәзәдә бу турыда кисәтүче наклейка булмаган өчен 500 сум штраф салалар иде.

Агымдагы елның июлендә РФ Эчке эшләр министрлыгы Хөкүмәткә үз карар проектын юллады, шулай итеп, әлеге таләпне хәзер гамәлдән чыгаралар. Эчке эшләр министрлыгы әлеге билгене урнаштыруның ихтыяҗы юк, дип ачыклык кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100