news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кышкы каникулда Татарстанда туристлар саны арту көтелә

Каникуллар чорында ял итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә Татарстан башкаласы да керде.

Кышкы каникулда Татарстанда туристлар саны арту көтелә
Рамиль Гали/архив

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Узган ел 130 меңнән артык турист Яңа ел каникулларын Казанда үткәргән. Быел исә республикада туристлар санының унбиш процентка артуы көтелә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

“Каникуллар чорында ял итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә Татарстан башкаласы да керде. Узган ел Яңа ел бәйрәмендә Казан 130 меңнән артык кунак кабул иткән. Быел республикада туристлар агымының унбиш процентка артуы көтелә. Башкала кунаклары яхшы тәэсирләр белән кайтып китсен өчен актив эшчәнлек алып барабыз”, - диде ул.

Сергей Иванов әйтүенчә, Татарстанда кунакларны кабул итү өчен 386 кунакханә эшли. Хәзерге вакытта Яңа ел төнендә Казан кунакханәләренең 84 проценттан артыгы тулган.

“Әлеге күрсәткеч 2-7 гыйнвар көннәрендә тагын да артачак. Туристлар кунакханәләрдә өч көнгә туктала”, - дип әйтте Сергей Иванов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100