Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кышкы каникулда республиканың ундүрт районында мәктәп яны лагерьләре эшләячәк
Укучылар өчен спорт-сәламәтләндерү, социаль-педагогик һәм иҗади юнәлештә махсус уку программасы булдырылган.
(25 декабрь, Казан, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Кышкы каникул чорында республиканың ундүрт районында мәктәп яны лагерьләре эшләячәк. Укучылар өчен спорт-сәламәтләндерү, социаль-педагогик һәм иҗади юнәлештә махсус уку программасы булдырылган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
“Ял вакытында да белем тупларга теләүче укучылар шактый. Алар өчен кышкы каникул чорында шәһәр читендәге стационар лагерьлар, шулай ук мәктәп яны һәм шифаханәләрдә оештырылган лагерьлар эшли” - диде ул.
Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, быел укучылар өчен республика районнарында барлыгы 129 мәктәп яны лагеры эшли. Аларда 5 мең бала ял итәчәк. Спорт-сәламәтләндерү, социаль-педагогик һәм иҗади юнәлештә махсус уку программасы да булдырылган.
- Кышкы каникуллар 2018 елның 26 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз