news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кышкы чорда Казан урамнарыннан 200 мең тоннага якын кар чыгарылган

36 тонна бозлавыкка каршы материал – ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Кышкы чорда Казан урамнарыннан 200 мең тоннага якын кар чыгарылган
Султан Исхаков

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә – 2 гыйнварда Казан урамнарыннан 200 мең тоннага якын кар чыгарылган. Юл челтәрен чистартуга 293 эшче һәм 370 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

36 тонна бозлавыкка каршы материал – ком-тоз катнашмасы кулланылган. Кышкы чорда Казан урамнарыннан 199,4 мең тонна кар чыгарылган.

Бүген көндез, 3 гыйнварда башкала урамнарын чистартуга 344 юл эшчесе һәм 204 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.

news_right_1
news_right_2
news_bot