Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кышкы бакчада чыршы бәйрәме
Кышкы бакчада чыршы бәйрәме
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Каюм Насыйри музее декабрь ахырыннан башлап гыйнвар ахырына хәтле «Кышкы бакчада — Яңа ел мизгелләре» дип аталган чаралар үткәрә.
Әлеге музей Иске татар бистәсенең унтугызынчы гасыр ихатасында урнашкан. Аның янындагы бакчада гүзәл чыршы да үсә. Менә шул чыршы янында мәктәп балалары һәм студентлар кышкы каникуллар вакытында бәйрәм кичәләренә киләчәк. Алар анда төрле әкият каһарманнары белән очрашачак, һәм үзләре дә җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтәчәк, иҗат иткән шигъри әсәрләрен укыячак. Күңелле чараларны Раушания Хөснетдинова җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләре алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз