news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кышка кергәндә бакча йортларында урлаулар арта

45 җинаять эше кузгатылган

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Тукай районы территориясендә 65 бакчачылык ширкәте бар. Алардагы йортлардан әйбер урлау буенча 45 җинаять эше кузгатылган. Хокук бозулар «Нектар», «Дизелист», «Лазурный» һ.б. бакчачылык ширкәтләрендә еш теркәлә. Дача сезоны тәмамлангач, караклар аеруча актив эшли башлый. Аларның күбесе, эзләрен югалту өчен, перчатка кия.

Бакча йорты тирәсендә күзгә чалынмаган чит кеше күренгәндә, гомумән, карак түгел микән дигән, шик уянганда, хуҗаларның 71-37-60, 71-44-81 телефоннары аша район буенча Эчке эшләр бүлегенә шалтыратулары сорала, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot