news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыш җылы булу сәбәпле, Татарстанда язгы кыр эшләре иртәрәк башлану ихтимал

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде.

Кыш җылы булу сәбәпле, Татарстанда язгы кыр эшләре иртәрәк башлану ихтимал
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстанда кыр эшләре иртәрәк башланырга мөмкин, дип сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Быел кыш стандарттан шактый аерылып тора, салкыннар да булмады, кар да алдагы еллардагыга караганда азрак яуды. Җылы февраль шулай ук кар катламының кимүенә китерде. Кыр эшләрен иртә башлау мөмкинлеге бар», — диде Залаков. Беренче чиратта көзге культуралар белән эш көтелә. Көздән Татарстанда 494 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән, аларның торышы яхшы, бу чорда уҗымнарны Россельхозүзәк хезмәтләре күзәтте.

Уҗымнарның һәлак булуы күзәтелми, әмма алар хәлсезләнергә мөмкин. «Шуңа күрә аларны үз вакытында азотлы ашламалар белән тукландыру бик мөһим. Хәтта көчсезләнгән үсемлекләр дә, вакытында туклану порциясен алып, яхшы уңыш бирә ала», — диде беренче урынбасар.

Иң күп ашлама Зәй, Тәтеш һәм Сарман районнарында, иң зур үсеш Зәй, Сарман, Тукай һәм Балтач районнарында күзәтелә. «Ашлама туплану түбәнрәк булган районнардагы хәлләр җитди борчый. Бу — Яңа Чишмә районы — 1 гектарга 9 кг; Чирмешән районында — 11, Югары Ослан районында 16 кг туры килә», — диде Залаков.

Хуҗалыкларда эш планын төзү процессы актив бара. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы боерыгы белән, районнарга аның урынбасарлары, шулай ук республика агросәнәгать оешмалары җитәкчеләре беркетелгән.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Рөстәм Миңнеханов, үз чыгышында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән ашламалар сатып алуга җитди карауларын сорады — киләсе уңыш шуңа бәйле, дип искәртте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100