news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыш көне Казан юлларын 650 дән артык техника тәртиптә тотачак

Аларга тагын 1000 данә техника ярдәмгә килергә әзер

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 15 октябрьдән 15 апрельгә кадәр Казанның юл комплексы кышкы режимда эшләячәк.
Бүгенге көндә башкаланың җыештыру техникасы саклана торган паркында 651 данә техника бар, аларның 85е кышкы сезонда, 510 сы исә ел дәвамында, ә калганнары җәй айларында гына кулланыла.
Һава шартлары начарланган һәм кар күп яуган очракта, өстәмә 1 мең данә техниканы чит оешмалардан алу планлаштырыла.
Узган кыштагы кебек үк, 4 генераль подрядчы оешма юлларны тәртиптә тотачак. Әлеге оешмалар конкурс нәтиҗәсендә билгеләнә. 
Бу хакта бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы Игорь Куляжев башкала җитәкчелегенең Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр итте.
Кыш айларында юлларны чистарту берничә этаптан торачак. Беренче этап вакытында юлларга бозлануга каршы матдә сибәләр. 2-3 сәгать үткәч, ком һәм тоздан торган бу матдә чистартыла.
Чистартуның икенче этабы булып, юлларны кардан арындыру тора. Игорь Куляжев әйтеп узганча, икенче этап вакытында, иң элек, I категорияле юлларны, ягъни җәмәгать һәм башка төр транспорт йөри торганнарын чистартачаклар.
Кар чыгару өчен 6 мәйдан әзерләнгән, тәртипкә китерелгән инде. Явым-төшем артык күп булган очракта, Казан районнарында карны вакытлыча салып тору өчен, гомуми мәйданы 26 гектар булган 11 мәйданчык әзерләнгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100