news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыш буена Казанда беркем дә, түбәдән кар төшеп, зыян күрмәгән

Йорт түбәләрен тиешенчә җыештырмаган өчен, зур идарәче компанияләргә карата 25 беркетмә төзелгән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Быелгы кышта Казанда түбәдән кар яки боз төшү нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуңа да карамастан, Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре, йорт түбәләрен тиешенчә җыештырмаган өчен, 140 ка якын беркетмә төзегән. Зур идарәче компанияләр – 25, кечкенә идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-коммуналь хуҗалыклары 18 беркетмә алган.

Аерым алганда, «Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы», «Заречье», «Жилище и комфорт», «Дәрвишләр бистәсе торак-коммуналь хуҗалыгы»» һәм «Слобода торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компанияләренә берничә тапкыр шелтә белдерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100