news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыш бабайның Амур юлбарысы барлыкка килгән

Бөек Устюгта Кыш бабайның зообакчасындагы Амур юлбарысы – Степанның шәхси бассейны һәм уен мәйданы бар.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Бөек Устюгта Кыш бабайның зообакчасында Амур юлбарысы – Степан барлыкка килгән. Аның шәхси бассейны һәм уен мәйданы бар. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

2015 елда дүрт айлык әлеге тигр баласын Нижневартовскида легаль булмаган сатучылардан тартып алганнар. Мәскәүдә самолетта китерелгәч, аңа башкала полициясе шефлык күрсәткән. Россия Кызыл китабына кертелгән юлбарыска конкурс нигезендә китап герое милиционер Степа дәдәй хөрмәтенә Степан исемен биргәннәр.

Мәскәү зоопаркында юлбарысны филиаллары – Кыш бабайның зообакчасына урнаштыру карарына килгәннәр. 15 сәгатьлек юлдан соң ул стресс кичергән, берничә көн ягыла торган җылы өеннән чыкмаган. Хәзер инде 240 квадрат метр мәйданлы биләмәсендә рәхәтләнеп йөри, кояшта кызына икән. Туклануы да яхшы – ул көненә берничә килограмм сыер һәм тавык ите, йомырка ашый, ди.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100