news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыш Бабайлар рейтингында Яңа Кырлайдагы Кыш Бабай икенче урын алган

Татарстан Кыш бабае илнең төп Кыш Бабае - Бөек Устюгтагы Дед Мороздан гына калыша.

Кыш Бабайлар рейтингында Яңа Кырлайдагы Кыш Бабай икенче урын алган
Михаил Захаров/архив

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). 18 ноябрь, Кыш Бабайның туган көне дип саналган дата уңаеннан, Турстат аналитик агентлыгы тикшерү уздырган. Туристларның фикерләреннән чыгып, иң популяр Кыш бабайларның Бөек Устюгтагы Дед Мороз һәм Яңа Кырлайдагы Кыш бабай икәнлеге ачыкланган.

Беренче унлыкка Карелиядәге Паккайне, Бурятиядәге Саган Убген, Удмуртиядәге Тол Бабай, Марий Элдагы Юшто Кугыза, Мордовиядәге Якшамо Атя, Чувашиядәге Хел Мучи, Ямал-Ненец округындагы Ямал Ири, Тывадагы Соок Ирей кергән.

Россиянең төп Кыш Бабае - Дед Мороз Вологда өлкәсе Бөек Устюг шәһәрендә 18 ноябрьдә илнең беренче Яңа ел чыршысының утларын кабыза һәм ил буйлап сәяхәткә чыгып китә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100