news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Кыш бабайга хат" акциясе Казанда 150 баланың теләген тормышка ашырырга ярдәм иткән

Татарстан башкаласында "Кыш бабайга хат" шәфкатьлелек акциясенә йомгак ясадылар.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда “Кыш бабайга хат” шәфкатьлелек акциясенә йомгак ясадылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“2017 елда күмәк көч белән аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм авыр хәлдә калган гаиләләрдән 150 баланың, “Дуслык” социаль-тернәкләндерү үзәгеннән 30 тәрбияләнүченең теләген тормышка ашыру мөмкин булды”, – диелгән Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин имзалаган телеграммада.

“Депутатлар балаларга тылсым бүләк итүче шәфкатьлелек акциясе инде матур традициягә әйләнде”, – дип билгеләп үткән Калинкин.

Акциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашты. Казан башкарма комитеты һәр елны уза торган “Кыш бабайга хат” шәфкатьлелек акциясендә үз өлешләрен керткән өчен депутатлар корпусына рәхмәт җиткерде.

2017 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ахыргы утырышында парламент фойесындагы чыршыда “Дуслык” социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең хатлары урнаштырылган иде.

Һәр депутат открытканы ачып, андагы теләкне тормышка ашыра алды. Акциягә беренче булып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кушылды. Шәфкатьлелек марафонында шулай ук министрлык һәм идарә тармагы җитәкчеләре, парламент утырышы әгъзалары да катнашты. Күптән көтелгән бүләкләр балаларга 27 декабрьдә “Дуслык” социаль-тернәкләндерү үзәге чыршы бәйрәмендә тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100