news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыш Бабай яңа зур сарайга күченә

Кыш Бабайның Бөек Устюгтагы иске сарае барлык кунакларны сыйдыра алмый.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Бөек Устюгта Кыш Бабайга яңа сарай төзиячәкләр, чөнки искесе барлык кунакларны да сыйдыра алмый, дип хәбәр итә Интерфакс.

«Кыш Бабайның йорты тәүлеккә 6-6,5 меңнән артык булмаган кешене кабул итә ала. Аның мәйданын зурайтырга кирәк. Моның өчен төзелешкә 350 миллион сумга якын акча таләп ителә. Без Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итттек, проект документына төзәтмәләр кертүне төгәллибез. Яңа сарай төзиячәкбез, урыны билгеле инде», – дип хәбәр иткән Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников.

Губернатор белдергәнчә, сарай төзелеше, тиешле федераль программага кергән очракта, 2018 елда башланырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100