news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыш бабай пенсиядән баш тарткан

Ул көче һәм энергиясе ташып торуын билгеләп үтте.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Россия Кыш бабае пенсия яше җиткәч бирелә торган айлык түләүләрдән баш тарткан. Бу хакта ул ТАСС агентлыгында үткәрелгән, үзенең Бөек Устюгтан Мәскәүгә килүенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Мин пенсиядән баш тарттым. Бөек Устюгта урнашуга ук, Пенсия фонды вәкилләре килеп, миңа пенсия билеты тапшырырга тырышып карады», – диде Кыш бабай. «Минем әлегә көчем һәм энергиям ташып тора», – дип искәртте ул.

Алдагы планнарына килгәндә, Кыш бабай Россия президентлыгына үз кандидатурасын тәкъдим итәргә җыенмавын әйтте. «Мин Россия Президентының Кыш бабай була алуына ышанмыйм. Шунлыктан, минем вазифа югарырак дип саныйм», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100