news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыш бабай һәм Кар кызы киеме кигән пассажирлар электричкада бушлай йөри ала

Кыш бабайның туны, бүреге һәм сакалы, Кар кызының туны һәм толымы булырга тиеш.

Кыш бабай һәм Кар кызы киеме кигән пассажирлар электричкада бушлай йөри ала
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Казанда шәһәр яны поезды пассажирлары, Кыш бабай яки Кар кызы костюмнарын киеп, бушлай йөри алачак. Акция 8 гыйнварга кадәр дәвам итә. Бу турыда Казан мэриясе «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенә сылтама белән хәбәр итте.

Костюмнар гомумкабул ителгән стандартлар буенча булырга тиеш: Кыш Бабайның туны, бүреге һәм сакалы, Кар кызының туны һәм толымы булу сорала.

Киемнәр пычранырга, ә декор элементлары коелырга тиеш түгел. Бушлай йөрү өчен мәҗбүри шарт — бөтен сәфәр дәвамында костюмны салмау, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot