news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыш бабайның бәйрәм поезды Зәй районының Якты Күл авылында да туктады

Кыш Бабай поезды Казанга 5 декабрьдә килде. Аның маршруты Байкал-Амур магистралендәге, Транссебер тимер юлындагы, Россиянең Үзәк һәм Төньягындагы 130 шәһәр аша уза. Кичә, 6 декабрьдә, Кыш бабай поезды районның Якты Күл авылы янындагы тимер юлдан 23 сәгать 15 минутта узды. Биредә поезд 15 минутка туктады һәм Кыш бабай поездын күрергә килүчеләр дә шактый иде.

Бөек Устюгтан Кыш бабай поезды 22 октябрьдә киткән. Тукталыш булган һәр шәһәрдә вокзалга килүчеләрне артистлар һәм аниматорлар катнашында бәйрәм программасы көтә. Бу хакта «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Состав Кыш Бабай Россия буйлап сәяхәт итә торган бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденциядән гыйбарәт. Быел поезд 19 вагоннан тора. Анда кабул итү бүлмәсе салоны, вагон-сәхнә, уеннар һәм квестлар өчен «Әкият авылы» вагоны, вагон-рестораннар, вагон-кибетләр һ.б бар.

Поезд башында йөзләгән утлардан торган гирляндлар белән бизәлгән паровоз бара. Поезд Россия тимер юллары буйлап 33 мең километрдан артык юл узачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot