news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыш бабай утырган Яңа ел поездын 10 меңнән артык Казан халкы һәм турист каршы алган

Казанда 10 меңнән артык шәһәр халкы һәм кунаклар Кыш бабай утырган бәйрәм поездын каршы алды. Казан әкияти составның сәяхәт картасында беренче нокта булды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кышкы тылсымчының күчмә резиденциясе «Казан-1» вокзалында туктаган һәм килүчеләр өчен 10:00 сәгатьтән 18:00гә кадәр эшләгән. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен артистлар, аниматорлар катнашында күңел ачу программасы оештырылган.

Теләге булган һәр кеше Кыш бабай белән очрашып, истәлеккә фотога төшкән һәм теләкләрен җиткергән. Билет ияләре кышкы тылсымчының вагон-резиденциясен күрә алган, шулай ук курчак театрында тамаша караган.

Бәйрәм поезды Горький тимер юлы буйлап сәяхәт итә. Бүген ул Йошкар-Ола халкын сөендерә, дип хәбәр итә «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot