Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кыш бабай Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында балалар өчен бәйрәм оештырды
Татар Кыш бабае «Россия» күргәзмә-форумы буенча тантаналы рәвештә йөреп узды. Аның янында барабанда уйнаучы Кар кызлары, ул урам буйлап узды һәм кунакларга Казаннан сәлам тапшырды.
Гадәти булмаган парад балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итте. Яшь тамашачылар өчен Кыш бабай ярдәмчеләре викторина үткәрде һәм җиңүчеләрне бүләкләде, ә тылсымчы үзе Яңа елга багышланган шигырьләр тыңлады һәм чыгыш ясаучыларны татлы бүләкләр бирде.
Бәйрәм зур әйлән-бәйлән белән тәмамланды. Ул Кыш бабайлар фестивале кысаларында узды, һәр ялда 24 декабрьгә кадәр үткәреләчәк.
Искәртик, Татарстан күргәзмәдә биш мәйданчыкта тәкъдим ителә. Экспозицияләр республиканың сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризм өлкәсендәге әһәмиятле казанышларына багышланган.
Татарстан көне кунакларын республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сәламләде.Моннан тыш, чараның кунаклары Татарстаннан махсус форумга килгән яшь парларның чын татар туе шаһитлары булды.
Татарстан күргәзмәдә биш мәйданчыкта тәкъдим ителә. Экспозицияләр республиканың сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризм өлкәсендәге әһәмиятле казанышлары турында сөйли.
«Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ВДНХ мәйданчыгында ачылды һәм 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә Россиянең 89 төбәгенең, эре компанияләрнең, министрлыкларның һәм оешмаларның казанышларын күрсәтәчәкләр. Күргәзмәгә РФ Президенты Владимир Путин да килер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз