news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Кырыс, әмма гадел...” – Салих Батыев истәлегенә мемориаль такта ачылышында аны әнә шулай дип искә алдылар

“Кырыс, әмма гадел...” – Салих Батыев истәлегенә мемориаль такта ачылышында аны әнә шулай дип искә алдылар

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанда ТАССР Югары Советы Президиумының элеккеге Рәисе Салих Батыев истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Истәлек тактасы Гоголь урамы, 23 а йорты адресы буенча урнашкан йорт диварына куелды. Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесенең тууына 95 ел тулуга багышланган митингта ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика парламенты депутатлары, С. Батыевның кызы Эльвира Батыева, җәмәгать эшлеклеләре, Батыевның көрәштәшләре һәм 1нче татар гимназиясе укучылары һәм мәрхүмне якын күргән башка кешеләр катнашты.

Югарыда әйтеп кителгәнчә, Салих Батыев (24.11.1911 – 07.12.1985) – Татарстан Республикасының дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. 1937 елда ул тормыш иптәше ягыннан ерак туганы - “халык дошманы” исеме тагылган Еникеев аркасында гаепләнә һәм партиядән чыгарыла. Берничә айдан “большевик уяулыгын зәгыйфьләндерү өчен” шелтәсен белдерү белән ВКП(б) сафларына кире кайтартыла. 1943 елдан Салих Батыев дәүләт һәм партия республика органнарында җитәкче вазифаларын гына башкарган. Аның ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары, сәркатиб, КПСС Татар обкомының икенче секретаре (1951-1960), ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе (1960-1983) булып эшләве аның чын җитәкче булуын раслый.

Салих Батыев ТАССРның милли-дәүләт төзелеше тарихы буенча да берничә хезмәт нәшер иткән. Аның казанышлары Октябрь Революциясе ордены, Хезмәт Кызыл Байрагының өч ордены, Халыклар дуслыгы ордены, Мактау билгесе ордены һәм медальләр белән билгеләнеп үткән.

“Митингка җыелган кадерле дуслар, безнең өчен бүген бик истәлекле көн. Бүген Салих Батыевның тууына 95 ел тулган көнне әлеге шәхесне хөрмәтләгән фикердәш-көрәштәшләре, аның кызы Эльвира Батыева, яшь буын вәкилләре зур вакыйгага килгән”, - дип башлады ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышын. Аның сүзләренә караганда, Салих Батыев яулаган үрләренә үз тырышлыгы белән менгән, хезмәт сөючәнлеге, булдыклылыгы аркасында уңышларга ирешкән. “Репрессия елларын да ул батырлык белән кичергән, авырлыклар, каршылыклар туганда бирешмәүчәнлеге белән ихтирам уята, көчле холкын күрсәтә белгән. Тормыш юлын ул комсомол пропагандистыннан башлап, гадел гамәлләр башкарып узган”, - дип белдерде парламент башлыгы. Ул Батыевның республика партия һәм дәүләт органнарында 36 ел дәвамында җаваплы вазифалар башында торуын искәртте, шул исәптән, 23 ел гомерен ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе булып эшләүгә багышлаган. Идарә итү буенча дилбегәне үзе иярләгән Салих Батыев, үз чорында республиканың социаль-икътисади үсеше алшартларын билгеләүче хокук кырын барлыкка китергән. Фәрит Мөхәммәтшин шул юнәлешкә дә тирән басым ясады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе намуслы Батыевның халык файдасына көч түккәнен дә читләп узмады. “Тирә-яктагы кешеләргә игътибары гаять көчле иде, таләпчән булуына карамастан, аралашуда гади, үтемле булып кала белүе белән үзенә карата яхшы мөнәсәбәт тудырды”, - ди ул. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклавынча, эш урынына тилмереп йөрүчеләргә дөрес юнәлеш биреп, мохтаҗларны фатир белән тәэмин итүе, Батыевның тагын бер кат миһербанлы шәхес булуын дәлилли.

Изгелек җирдә ятмый. Салих Батыев белән республика хакына хезмәт иткән ветераннар да, шундый җитәкче белән эшләгән вакытларын бүгенгедәй хәтерли, ул чор якты ядкарь булып күңелләргә мәңгелеккә сеңеп калган. Батыевның җитдилеге, зиһенлелеге, җаваплылыгы һәм аңа хас башка күркәм сыйфатлары, көрәштәшләренең ялкынлы чыгышларында яңгыраш тапты. “Кырыс, әмма гадел”, - Батыев турында әнә шулай ди алар.

Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең дә Салих Батыевны бары тик сагыну белән генә искә алуын һәм аның күңелендә якты эз калдырганын билгеләп узды.

“Мемориаль такта ачылышы – Салих аганы хөрмәт итү билгесе”, - ди Парламент җитәкчесе. Ул истәлек билгесе авторы, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы – сынчы Мәхмүт Гасыймовка рәхмәтен җиткерде. Аның фикеренчә, ул заказ гына башкармаган, ә моңа тулысынча күңелен салган. “Аксакаллар уйлавынча, якты йолдызлар үзләре күренмәгәндә дә балкый. Мин ышанам: Салих Гыйлемхан улының изге гамәлләре татарстанлыларның күңелендә мәңгегә уелып калыр”, - дигән сүзләрен укып китеп, Фәрит Мөхәммәтшин Мәхмүт Гасыймовның тактаны күңел биреп эшләгәненә ышандырды. Әйтергә кирәк, М. Гасыймов Салих Сәйдәшев һәм Бакый Урманче һәйкәлләренең дә авторы.

Көрәштәшләре билгеләп үтүенчә, Салих Батыев яшь буын вәкилләренә карата һәрвакыт төпле ышаныч белән яшәгән. Кызы, Эльвира Батыева, әтисен хөрмәт итеп, мемориаль такта ачылышына килгән һәм әлеге чараны оештыруга үзеннән өлеш керткән барлык халыкка эчкерсез рәхмәтен ирештерде. Ул Салих Батыевның дөньядан китүенә 21 ел вакыт узганын искә төшерде. “Әти исән вакытта аның игелеген тойган кешеләр һаман да миңа рәхмәтләрен белдерә һәм аның рухына дога кылуларын әйтә. Каберенә баргач, бик еш кына чәчәк бәйләмнәренә тап булу да минем күңелдә яхшы хис уята”, - ди ТР Фәннәр Академиясе әгъзасы Эльвира Батыева.

ТР Студентлар лигасы президенты Марат Бохараев, яшь буын вәкилләре исеменнән Салих Батыев турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. “Көрәштәшләре һәм аны якыннан белгән кешеләрнең чыгышларын дикькат белән тыңлап торсаң, бер шиксез Салих аганың чын хезмәт сөюче шәхес булуына инанасың”, - ди Марат Бохараев.

Мемориаль такта өстендәге җәймәне төшерүдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты. “Бу йортта 1960-1985 елларда Татарстан Республикасының күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Салих Гыйлемхан улы Батыев яшәде”, - дип язылган истәлекле тактада.

news_right_1
news_right_2
news_bot