Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кырыс эшләргә дигән күрсәтмә бар – полицейскийның адвокаты кулга алу турында
ТР буенча ЭЭМ шәхси куркынычсызлыгы оператив-эзләү часте башлыгы урынбасарын кулга алу нечкәлекләре турында билгеле булды
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). ТР буенча ЭЭМ шәхси куркынычсызлыгы оператив-эзләү часте башлыгы урынбасары Сәет Шәмсетдиновны кулга алу нечкәлекләре турында бүген “Татар-информ” МА хәбәрчесе белән әңгәмәдә рәсми рәвештә аның исеменнән эш йөртүче Луиза Абдуллаева хәбәр итте.
Аңа С.Шәмсетдиновның сүзләреннән билгеле булганча, аны 30 нчы ноябрьдә Казанда Чистай урамындагы машиналар юу урынында якынча сәгать 19.30 кулга алганнар. Шәмсетдинов бу вакытта үз чиратын көткән, инцидент моментында машинада утырмаган. Машиналар юу урынында видеокүзәтү камералары юк.
Абдуллаева сүзләренчә, номерсыз автомобильдәге 5-6 кеше полицейский янына килеп, аның кулларын артка каерганнар. “Алар мине кулга алырга шуның кадәр ашыкканнар, хәтта аларның берсе таеп егылды”, - дип Абдуллаева Шәмсетдиновның сүзләрен җиткерә.
ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрен машинадан читкәрәк алып киткәннәр, ә башына курткадан капюшонны кидергәннәр. Алга таба, Абдуллаева сүзләренчә, Шәмсетдиновны җиргә егып, кыйнаганнар. Маскадагы кешеләр скотч белән чорналган 1,5-литрлы шешәне авызына китерергә тырышканнар.
“Шәмсетдинов тешләрен һәм иреннәрен кыскан. Нәтиҗәдә, маскалы кешеләр әлеге шешә белән авызын җәрәхәтләгәннәр. Ул һава җитмәгәнлектән, шешә эчендәге әйберне сулаган. Шәмсетдинов сүзләренчә, ул салкын газны сизгән. Шул ук вакытта аркасына каерылган кулларының бармаклары буйлап билгесез предмет белән йөртә башлаганнар”, - дип сөйли Абдуллаева.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, Шәмсетдинов һөҗүм итүчеләрне формалары буенча РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре икәнлеген таныган. “Синең белән кырыс эшләргә күрсәтмә бар. Гафу ит, без - башкаручылар”, - дигәнне ишеткән ул.
20 минут үткәч, әлеге урынга Россия ЭЭМ шәхси куркынычсызлыгы баш идарәсе хезмәткәрләре килгән, алар Сәет Шәмсетдиновны кулга алганнар. Моннан ир-ат шәһәрнең бер тикшерү бүлегенә алып киленгән, анда ул иртәнге бишкә кадәр булган. Бу вакыт эчендә ир-аттан имзасы белән бернинди аңлату алмаганнар. 1 нче декабрьдә кулга алынган ир медицина тикшерүенә җибәрелгән. Шәмсетдинов булган вакыйгаларны аңлап, канда наркотик матдәләрнең булуына тестны узудан баш тарткан.
“Ул алкоголь булуына тикшерү узды”, - дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.
Абдуллаева билгеләп үткәнчә, Шәмсетдиновның йортында һәм эш урынында тикшерү карар нигезендә узган, аның кысаларында элек кулга алынган ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләренең җинаять эшенә аның да катнашы булырга мөмкин.
Соңрак кулга алынган ир җибәрелгән. Шул ук көнне якынча төшке вакытта ирнең ашыгыч медицина ярдәме станциясендә баш миенең селкенүе, гәүдәсенең йомшак тукымаларының һәм башының имгәнгән булуы теркәлгән.
Шулай ук “Татар-информ” МА Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге башлыгы 32 яшьлек Дмитрий Андриенконың адвокаты Әмирә Мәрдәновадан аңлатма ала алды. “Миңа бирелгән материаллар буенча, эзләү вакытында бернинди тыелган әйберләр, предметлар, наркотиклар һәм корал табылмаган. Чара сайлаганда, судка бирелгән материалда Андриенконың аңа белдерелгән җинаятьләрдә катнашканлыгын раслый торган бернинди документ булмады. Барлык дәлилләр дә аның катнашы булмавын сөйли. Моннан тыш, миңа билгеле булганча, Андриенкога һәм әлеге эш буенча тикшерелә торган хезмәткәрләргә гаепләү белдерелмәгән”, - дип хәбәр итте ул.
Әлеге материалны язганда, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән комментарий алып булмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз